БАРАБЫЗ и. тар. 1) Авылдан акча эшләргә килеп, Казан урамнарында артсыз чана белән кеше ташып йөрүче. Тик чаттагы бабай – «барабыз»ның Бик үк әйбәт түгел тормышы. Һ.Такташ. Егерменче елларда атлы извозчикларны Казанда «барабыз» дип атый торган булганнар. Казан утлары. Бу төнне Хисами Гафурларда кунды, ә иртәгәсен авылдашларын, үзе кебек үк «барабыз»лар туктаган квартирны эзләп, шәһәргә китте. Казан утлары 2) «Барабыз» чанасы. Кыш көннәре «барабыз»да йөрергә барыбыз да яратабыз: үзе трамвайдан очсыз, үзе өйгә кадәр үк китереп куя. Казан утлары |