БАРА’-БАРА рәв. 1) Тукталмыйча, баруны дәвам итеп, озак барып, күп мәртәбә барып. Уфаларга бара-бара, Аягымны талдырам. Җыр. Бара-бара, шактый ерак киткән. К.Сибгат. Бара-бара да Мотаһир тагын урман яңгыратып сөрән сала. Р.Кәрами

2) Тора-бара, яши торгач, вакытлар узгач. Күп эшләде иренмичә; бара-бара, чыгарды ул [карлыгач] матур-матур балалар да. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә