БАРАБАНЧЫ и. 1) Барабан кагучы; барабанда уйнаучы музыкант. Барабанчы Альфред соңгы чиккә җитеп шаша, Искәндәрнең пианино авазы тау елгасына килеп кушылган кечкенә чишмә кебек югалып кала. Р.Вәлиев. Ул үзен тантаналы маршта баручы отряд барабанчысы итеп хис итте… Р.Хафизова

2) тар. Ашлык сугу машинасы барабанына көлтә биреп торучы. Барабанчыдан башлап салам өючеләргәчә җанланып киткәндәй булдылар. К.Басыйров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә