БАРАБАН и. 1) муз. Ике ягы да (төбе һәм өсте) тире белән тарттырылган куыш цилиндр; бәрмә музыка коралы. Автобустан, иң соңгы булып, быргы һәм барабан күтәргән ике малай белән яшь кенә кыз төште. Р.Хафизова. Яшел тышлы китапта язылган ич: ахырзаман җиткәч, шайтаннар, музыка уйнап, сыбызгы сызгыртып, барабан кагып, урамнан узачаклар. К.Нәҗми

2) тех. Төрле машина һәм механизмнарның куыш цилиндр рәвешендәге детале. Машина калын тавыш белән үкерә башлады, барабан тешләре, ялт-йолт килеп, зырылдап әйләнергә тотындылар. Г.Бәширов. Тагын бер кнопканы басуга, корыч барабан әйләнә башлый. Г.Лотфи. Аны ындыр табагына, барабанга көлтә бирү эшенә куйдылар. Р.Кәрами

3) Револьверда: патрон кую өчен оялары булган әйләнмәле магазин, соса. Галләм, тун якаларын ычкындырып, чабу астыннан, кайдандыр, иске системадагы барабанлы һәм барабанында алты патроны да булган револьвер чыгарды. Ф.Хөсни

4) Лото, лотереяда һәм башка шундый уеннарда: эченә номерлар салып, аларны буташтыру өчен көйләнгән әйләнмәле ябык савыт. Клубның бер бүлмәсе. Өстәлләр, урындыклар тезелгән. Бер почмакта лото барабаны куелган. Г.Камал // Цилиндр рәвешендәге үз күчәрендә әйләнеп торган уенчык аттракцион (вак җәнлекләр өчен). Ул ишектән кергәнче үк, пыяла витрина эчендә юан гына ботаклы агачта бер тиеннең ялт та йолт сикереп-сикереп уйнавын, агач барабанны күчәрендә әйләндереп чабуын гаҗәпләнеп карап торды. Н.Хәсәнов

5) архит. Бинаның цилиндр яки күпкырлык рәвешендәге купол нигезен тәшкил иткән югары өлеше

◊ Барабан кагу (сугу, бәрү) 1) Тавыш, шау-шу күтәрү, кирәксә дә, кирәкмәсә дә сөйләнеп йөрү. – Берәү тәмле ашамаса, йөри дә алмый, – дип, урам чаты саен барабан сугып йөрде. Г.Толымбай; 2) Эшне эшләгәнче үк алдан шаулап кую, алдан белдереп, эшне бозу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә