БАР III а. Предметларның җыелмасына бербөтен итеп күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы; бөтен. Бар җир карланган, Сулар бозланган... Г.Тукай. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. М.Җәлил. Сафа, бер кулын бутап, бар куәте белән кычкырып җырлый башлады. Ш.Камал. Кешедәге бар яхшылык табигатьтән килә. Ә.Фәсхетдинов. Ашарга утырса, ни гаҗәп, бар тәмле моның алдында иде. М.Мәһдиев ◊ Бар белгән Нибары, тик, бары (чикләнгәнлекне белдерә). Егетләрнең, яшь-җилбәзәкләрнең, беләсең инде, аларның бар белгәннәре – кыз гына. Г.Камал. Бар булган Бөтен, җыен; барлык, барча. Бар булган киемнәрне киеп алдым. М.Гафури. Бар кебек Бөтен булган, барлык. Ананың бар кебек шатлык вә өметләре җимерелгән, бигрәк тә Газизә өчен кайгыра, аны кызгана иде. Ш.Камал. Бар көчкә (хәлгә, тынга) к. бар куәткә. «Соңга калам, ахры!» дип, бар көченә йөгереп, Нечкәбил тышкы якка чыкты. А.Алиш. Бар куәткә Бөтен көчен куеп |