БАОБАБ и. амхар Бомбаксчалар (баобабчалар) семьялыгыннан, Африкада үсә, ярканатлар ярдәмендә серкәләнә торган, нык юан кәүсәле, киң ябалдашлы, хуш исле зур чәчәкле агач; маймыл агачы. Баобаб яфрагын кыш көне түгел, ә җәй көне коя. Р.Фәизов. Баобаблар ашарга яраклы җимеш бирәләр, ә сүсле кайрылары тупас тукымалар әзерләү өчен кулланыла. Дөнья кисәкләре географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә