БАНТ и. пол.<нем. Күбәләксыман итеп элмәкләп бәйләнгән тасма. Элеккечә тройкадан бик фырт киенгәннәр дә күренеп кала, зур бант тагып, озын блузадан йөрүчеләр дә күренгәли, ---. Ә.Еники. Тик шинелен салгач күрделәр – күкрәгенең сул ягындагы ике орден янында кызыл бант белән уратылган Кызыл Байрак ордены кызыллы-аклы булып ялтырап тора. З.Зәйнуллин. [Валяның] Артка җыеп куйган чәче өстендә – ялтыравык муар бант, ул ачык бизәкле эре тропик күбәләккә охшап тора. Р.Мирхәйдәров |