БАНКРОТЛЫК и. 1) Бөлгенлек; банкрот булу хәле. Кострома өлкәсе администрациясе үтенече белән, банкротлыкка чыгу алдындагы Красносельск ювелир заводын сатып алалар. Сөембикә. Компания банкротлыкка чыккан очракта, Россия Федерациясенең Пенсия фонды аның белән килешүне өзә… Сөембикә. Ләкин, төзелеш конторасы банкротлыкка чыкканнан соң, хыялларның барысы да җимерелә. Юлдаш 2) Идея ягыннан тулы һәлакәт. Абстракцион сәнгать капитализмның кризисын, аның рухи банкротлыгын күрсәтеп тора. М.Хәсәнов |