БАНКИР и. фр. 1) Банк хуҗасы яки аның акционеры. Урамнар купецлар, банкирлар, фабрикантлар, вояжерлар, алып-сатарлар, исерекләр, караклар, аферистлар, авантюристлар, фахишәләр белән тулган. К.Тинчурин. Эшендә уңышларга ирешкән бай банкирның гомумиләштереп әйтелгән фикере бик ис китәрлек түгел иде, шулай да ул минем өчен көтелмәгәнрәк булды. М.Зарипов 2) Банк уенында карта таратучы, банк тотучы |