БАНКЕТ I и. фр. Нинди дә булса тантанага багышлап үткәрелгән сый мәҗлесе. Мәскәү татарлары Сара апаны үз җырчылары итеп саныйлар, чәчәкләргә күмәләр, истәлекле бүләкләр тапшыралар, концерттан соң банкетларга чакыралар. Г.Зәйнашева. Банкетлары да шул бүлмәдә узды, шунда ук, ай-ваема карамыйча, кунарга да калдырдылар. К.Миңлебаев. Урман эчендәге чишмәле елга буенда зур банкет булды. Х.Низамов |