БА’НКАЛЫ с. Банкага тутырылган, банкага салынган. Сабын белән кадак урынына, ниндидер озынча түгәрәк калай банкалы әйберләр килеп чыкты. К.Нәҗми. Александра Ивановна кулындагы сумкасыннан, берничә пакет белән, лимон, әфлисун, алма, конфет, печенье, банкалы варенье чыгарып, сәкенең буш урынына таратты. М.Гали |