БА’НКА и. пол. 1) Пыяладан яки калайдан ясалган цилиндрик савыт. Анда башланмаган бер банка җилем бар иде. А.Шамов. Лапаста әбинең литрлы банкасына безләп сөт ага: «Без-з-зк! Без-з-зк! Без-з-зк!» Р.Сибат. 1 литрлы банкага 600 – 650 грамм кәбестә һәм 400 – 350 грамм маринад суы сыя. Йорт эшләре 2) мед. Дәвалау максатыннан, эчендә һавасыз бушлык (вакуум) хасил итеп, аркага авызы белән ябыштырыла торган пыяла савыт. Банка салу |