БАНК и. фр. 1) Акча алу, бурычка бирү, туплау һәм акча бүлү эшләрендә арадашчылык вазифасын башкара, саф акчаны үзәкләштереп әйләнешкә кертә торган учреждение; эре кредит учреждениесе. Шунсыз колхоз акчасын банк күчерми, һәм безнең оешма зыян күрә. К.Кәримов. Дөнья банкыннан долларлар көтәбез. Ә.Хәбибуллин. Бүгенге көндә Республикадагы 28 коммерция банкының 22 се табышлы эшли. Татарстан

2) Шул учреждение бинасы. Соңгы план илә салынган казённый йортлар, Чин шәркый тимер юл правлениесе, Русско-Китайский банк зданиесе, киң урамнар, гүзәл бакчалар бу Яңа Харбинны матур итмәктәдер. Ш.Мөхәммәдев. Талия банкка киткән иде. Мөгаен, килеп тә өлгермәс. Р.Габделхакова

3) Нинди дә булса үзәктә берәр нәрсәнең системалы тупланмасы. --- компьютерда җыр текстлары банкы булдырылды. К.Миңнуллин . Милли рух банкы булган авыл турында сөйлибез дә шәһәр хакында хыялланабыз. Р.Шәрәфиев. Кан банкы. Мәгълүматлар банкы

4) күч. Отышлы карта уенында конга куелган акчалар суммасы

5) күч. Отышлы карта уенының бер төре; шул уенның бер уйналышы (туры)

◊ Банк сугу Карта уенында: банкка җыелган акчаны отып алу. – Бер сугуда 20 тәңкәлек банк сугып алдым, шулай да кесәдә 1 тиен акча юк, уйнамыйм моннан соң, нәләт төшсен, – дип, ертып ыргытты. М.Гали. Банк тоту Акчаны банкка куеп, уенда катнашучыларның һәрберсенә каршы уйнау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә