БАНДУ’РА и. пол. 1) Украина халкының чиртеп уйный торган кыллы музыка коралы. Шулар янында, тагын шул ук Кәтүшәгә мәдхияләр укып, Тарас Шевченко – Кобзарь – бандура чиертеп утыра иде, ди. Г.Бәширов. --- мин, Донбасста вакытта ук, аккордеонда, бандурада, балалайкада, думбрада уйный белә идем. Т.Нәҗмиев

2) сөйл. Зур, күләмле әйбер. «Бандура» дип, алар фатирында, күченә-күченә, ташланмыйча бишенче тапкырында да торган борынгы бер дәү имән шкафны атап йөртәләр иде. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә