БАНДИТ и. ит. 1) Коралланган җинаятьчел төркемдә йөрүче. Ә күн киемле студентлар үзләре ниндидер бандитлар өерен хәтерләтте. В.Шәрипов. [Һөҗүм итүче] Нокта Вәли дигән кушамат белән йөртелә торган мәшһүр угры, бандит. Ш.Камал. Милләт буларак яралганбыз икән, бандиты да, профессоры да үзебезнеке. Ватаным Татарстан 2) күч. Баскынчы; басып алучы гаскәр солдаты. Бандит безнең юлны бумакчы, безнең илгә хуҗа булмакчы. Ә.Ерикәй. Көнен дә, төнен дә җилкапка янында кораллы бандитлар сакта тора. Р.Хафизова. Бандитлар яңадан һөҗүм итәргә әзерләнәләр булса кирәк. А.Шамов |