БАНДАЖЛА’У ф. 1) Гәүдәне кысып торган бандаж кию. Имиләрен матур итеп күпертеп, билләрен, бандажлап, бермә-бер нечкәртүләренә игътибар итмичә, чәчләренә генә карасаң да «аһ» итмәле. З.Фәйзи 2) Көпчәкләргә корыч тугым утырту яки аны салдыру. Минем хәзер сезнең контрольгә барыш, бандажларга дип. Н.Хәсәнов Бандажлап кую Бандажланган хәлгә китерү Бандажлап тору Һәрвакыт бандажлау, бандажланган хәлдә тоту |