БАНДАЖ и. фр. 1) мед. Берәр органның нормаль торышын саклау өчен киелә торган махсус биләүсә. Йөклелекнең алтынчы-җиденче аеннан алып, бандаж кияргә киңәш ителә, әгәр бандаж булмаса, корсакны сөлге белән бәйләргә мөмкин. Йорт эшләре. Ә кызыйга бандаж кидерегез, бөере төшкән кызыгызның! Сөембикә 2) тех. Машина, вагон яки паровоз көпчәгенең корыч тугымы, шины. Мең сигез йөз егерме җиденче елларда Вуд дигән кеше паровозларның тәгәрмәчләренә бандаж кидерергә тәкъдим иткән. Т.Госман |