БА’НДА и. ит. Талау белән шөгыльләнүче, тәртипсез, шикле, усал ниятле, сугышчан төркем; шайка. Әгәр ул өлгерә алмаса, бу авылны таңда чех бандасы килеп басачак. Г.Ибраһимов. Сатучылар белән кулак малайларыннан банда оештырдылар. Г.Бәширов. Бандага каршы көрәшү өчен, Ашыт һәм Уинск заводы эшчеләреннән кораллы отрядлар төзелде. Р.Хафизова |