БАНАН и. баконго 1) Сүс һәм җимеш бирә торган, эре яфраклы күпьеллык тропик үсемлек. Шунысы кызык, тропик үләнчел үсемлек булган бананның биеклеге 6 – 7 метрга җитә. Ботаника 2) Шул үсемлекнең рәт-рәт укмашып үсә торган, сусыл татлы озынча җимеше. Чәйгә берәр алма, апельсин, банан да бар иде. Ә.Хәбибуллин. Анда өрек, йөзем, мандарин һәм банан гына түгел, Кәшифә әбинең гомерендә бер генә дә күргәне, кулына тотып караганы да булмаган ананас, арахис һәм кивиләргә кадәр бар иде. З.Фәйзи. Банан йомшагында туклыклы матдәләр һәм витаминнар күп. Серле сандык |