БАМБУК и. малая 1. Кыяклылар семьялыгыннан, буын-буын куыш сабаклары биек һәм сыгылмалы булып, бик тиз үсә торган агачсыман тропик, субтропик үсемлек; һинд камышы (агач сыман каты камыш). Ә субтропикларда үсә торган бамбукның биеклеге 40 метрга җитә. Ботаника. Милли ризыкларның нигезен төрле продуктлардан – ярма, он, яшелчә, ит, балык, диңгез хайваннары, суүсемнәр, кош, бамбуклардан әзерләнгән ризыклар тәшкил итә. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. Бамбуктан ясалган. Үрелгән бамбук креслога утырып, Зөбәрҗәтне күзәтә башлады. Х.Мөдәррисова. Рус хезмәтендә булган кызыл киемле кытай полицийскийлары, кулларындагы бамбук агачы белән, тимер юл буенда рельс өстендә папирос, шырпы, квас, чикләвек сатып йөрүче кытайларның аркасына һич тәкәллефсез сукмакта иделәр. Ш.Мөхәммәдев. Ә Кытайда беренче китапларны юка бамбук пластинкаларга язганнар һәм аларны ныклы җепкә тезгәннәр. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә