БАЛЫКЧЫЛЫК и. 1) Балык үрчетү, тоту белән шөгыльләнә торган хуҗалык тармагы. Күл буена килеп туктадык. «Чишмә» колхозының мәшһүр балыкчылык хуҗалыгына килеп җиткәнлегебезне Мөхәммәт абый тиз абайлап алды. Х.Низамов. Районнардагы ау күзәтүе инспекторлары, экология милициясе, ниһаять, ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсендәге балыкчылык бүлегендә эшләүчеләр өчен табигатьне саклауның нәтиҗәле бер ысулы түгел микәнни бу?! И.Диндаров 2) Балык тоту шөгыле. Үрчем һәм уңдырышлылык культына нигезләнгән йолалардан, барыннан да элек, сунарчылык һәм балыкчылык белән бәйләнгән архаик йолаларны күрсәтергә кирәк. М.Бакиров. Татарларда балыкчылык бик тәрәкъкый иткән булган. Г.Гобәйдуллин. Бу вакытта, аучылык белән беррәттән, балыкчылык та бик киң таралган. Татарстан тарихыннан хикәяләр |