БАЛЫКЧЫ и. 1) Төп хезмәте балык тоту булган кеше яки һәвәскәр балык тотучы. Шуңа да бит ул, моннан ике ел элек, муллалыгын ташлап, үзенең туган-үскән авылы Уразайга кайтып, гади игенче һәм балыкчы булып көн күрә башлады. Р.Ишморат. Менә, ниһаять, балыкчы, кискен хәрәкәт белән киң селтәнеп, кармагын тартып алды. М.Маликова

2) Балыкчылык тармагында эшләүче кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә