БАЛЫКЛЫ с. 1) Балык күп үрчегән, балыкка бай. Су буенда гаҗәеп матур җирләр, шунда ук әрәмәлек, балыклы күлләр, җәй көне бер тамаша инде менә. Ш.Камал. Таҗи Кама буендагы бер авылны белә икән, каршысында гына – иң балыклы урын, ди. М.Әмир 2) сөйл. Балык исе сеңгән, балык исе килә торган. – Башыңа ни килә, быр-рат, яза барырга кирәк. Уйлап утырсаң булмый ул! – дип, Әхәт Гаффар балыклы сыра тәме килгән мыек чылгыен авызына капты. М.Галиев |