БАЛЫК I и. 1) Умырткалылар классына караган, очлыклары канат рәвешендә һәм саңаклары белән сулый торган салкын канлы су хайваны. Һаман шулай Күлләрендә йөзә балыклар. Һ.Такташ. Дөрес, осталыгы җитмиме, бәхете юкмы, балыкны әллә ни күп эләктерә алмый Ибраһимов. М.Насыйбуллин. Алсуланып таң атканда, кызарып кояш чыкканда, минем Идел яры буенда бик күп утырганым, балык тотканым бар. Шул балыклардан уха пешереп ашаганым бар. Г.Лотфи // Азык буларак әзерләнгән ризык хәлендәге балык. Боҗра булып урнашкан урыс гаскәре өстенә, җил искән саен, пешкән икмәк, кыздырган суган, ит, балык исе килә. Ф.Латыйпов. Кызып алгач, унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә җимереп ашап бетерде. М.Мәһдиев. Балыкта иткә караганда май бик аз булса да, аның кеше өчен файдасы күбрәк. Идел 2) астр. Зодиак поясына туры килә торган, шул исемдәге йолдызлык 3) Зодиак системасына керә торган, шул исемдәге йолдызлык тамгасы 4) Кояш календарена караган унике айдан торган йолдызлыкның соңгы уникенче ае исеме; 20 февральдән 20 мартка хәтле булган чор. Йолдызлыклар мифологиясенең безнең көннәргә кадәр сакланып калган җитди үзенчәлекләренең берсе шунда: бездә ай исемнәре йолдызлык исемнәре белән аталган: «Гыйнвар – Сукояр (Водолей); Февраль – Балык (Рыба); Март – Кучкар (Овен) ---. Ф.Урманче 5) Кояш шул йолдызлыкта чакта туган кеше. Балыклар – хәзер романтик мөнәсәбәтләрдә барысы да сезнең инициативага бәйле. Мәдәни җомга ◊ Балык башыннан чери Җәмгыятьтәге кимчелекләр җитәкчелектән килә, дигән мәгънәдә. Иң яманы шул – балык башыннан чери. Н.Фәттах. Балык кебек йөзү Нинди дә булса өлкәне бик яхшы белү, белеме, тәҗрибәсе зур булу |