БАЛЧЫКЛЫ с. 1) Составында күп балчык булган, балчык катнашкан. Тагын да читкәрәк китеп казысаң – кызыл балчыклы ак таш… К.Кәримов. Үлән баскан иске каберләр арасыннан кызыл балчыклы яңа каберне эзләп табу кыен булмады. И.Гази. Балчыклы туфрак тыгызрак та, авыррак та. Ботаника 2) Балчык ябышып буялган, балчык сыланган. Ишек бусагасына утырып, балчыклы итеген салды, чолгауларын чиште. Г.Мөхәммәтшин |