БАЛЧЫКЛАНУ ф. 1) Балчык кебек үзлеләнү, балчыкка әйләнү

2) Балчык ябышып буялу, балчык сылану. Аракы балчыкланып каткан шакшы идән ярыкларына тулган, аска тиз генә акмый иде. Н.Гыйматдинова

Балчыклана бара Торган саен ныграк балчыклану, үзлелеге арта бару

Балчыклана төшү Бераз балчыклану

Балчыкланып бетү Тоташ балчыклану. Хәбиб, --- сикереп торды да, балчыкланып беткән ыштырларын кагып, аягына киенде. Т.Госман

Балчыкланып җитү Тәмам үзлеләнеп балчыклану

Балчыкланып тору Балчыксыман булып күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә