БАЛЧЫК и. 1. 1) Кызгылт төстәге, су белән чыланганда үзләнә, ә кипкәндә ката торган токым. Төрле механизмнар ярдәмендә, су көче белән балчыкны җебетәләр. Г.Лотфи. Элек 40 чакрымнан балчык ташый идек, ә хәзер үзебезнең Бизмән тау балчыгы хутка китте. А.Әхмәт 2) Сылау эшләре өчен махсус әзерләнгән измә. Хәлим стена ташларына сыланган кызыл балчык өстендә имән бармагын йөртә башлады. Г.Гобәй. – Иллә шәп таш пулат та соң безнең йорт! – диде Газинур, шаяртып, һәм кечкенә тәрәзәле, тыштан да, эчтән дә кызыл балчык белән сыланган тәбәнәк өйнең ишеген ачты. Г.Әпсәләмов. Балакларын тездән сызганып, иртәдән кичкә кадәр аягы белән кызыл балчык изә. Г.Гобәй 3) диал. Җир, туфрак. Урамнарда инде балчык ярыла, тузан чыга. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Балчыктан эшләнгән, балчыктан торган. Ул үзен мәгънәсез, буш бер кешегә генә түгел, хәтта суы агызылган балчык кувшинга тиңли башлады. Ф.Латыйфи. Рәхмәт төшкере Зурәптәйләрдә беркадәр яшәгәч, көннәр, акрынлап, җылыга борылгач, үзебезнең балчык ызбабызга күченү ягын кайгырта башладык. К.Миңлебаев. Ниһаять, магнетизм гасырлар һәм меңнәрчә еллар буена балчык савытларда һәм төзелеш кирпечләрендә сакланып кала. Могҗизалар энциклопедиясе ◊ Балчыктан әвәләмәгән (ясалмаган) Җансыз түгел, үзен яклый алырлык. Мирза, син дә балчыктан ясалмаган. М.Фәйзи |