БАЛТЫРГАН и. Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан, бәбәкләре һәм яшь көпшәләре ашарга яраклы, эре яфраклы биек үлән; бәпчек; русчасы: борщевик. Балтырганнар ашап ныгыдык без Ык буенда – туган якларда. А.Гыйләҗев. Һәм… һәм һич көтмәгәндә-уйламаганда, җиргә иелә-иелә, юл буенда үсеп утырган кыргый юа белән балтырган җыя башлады. Х.Низамов. Сугыш вакытында байтак ашадык инде балтырганын да, кычытканын да, башкасын да. К.Миңлебаев |