БАЛТЫР и. 1) Аякның тубыктан тезгә кадәр булган мускуллы ягы. Мәүлиха түти Сәйфинең, олы башы белән, Әпипәнең шәрә балтырларына шулай күзен челәйтеп торуын һич ошатмады. Г.Бәширов. Кайсысы балтырымнан эләктерә, кайсысы арт санымнан тешләп ала. Ә.Айдар. Бер шина балтырның тышкы ягына, икенчесе эчке ягына куела. Йорт эшләре. Бала, вакыт-вакыт, стена янына басып, үкчәсен, балтырын, башын стенага тидерсен. Сөембикә 2) Аяк киеменең кунычы. Ул чын дегет исе аңкытып торган күн итегенең балтырына шап итеп сугып алды. А.Шамов. Кара әле, син минем акчаны читек балтырына батырганны бер кешегә дә сөйли күрмә. Г.Камал. Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган, шнурсыз резиналы ботинка иде. М.Гали |