БАЛТА и. 1) Агач эшендә кулланыла торган, яссы, үткен йөзле, агач сапка утыртылган чабып кисү коралы. Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу. Г.Тукай. Мәктәпне тәмамлагач та Фазыллар утыртып йөргән диләнкәдә балта чапкан тавыш ишетелде. К.Кәримов. Балтасын әйтер идең, утынлыкта эшсез ятып йөзе тупасланган. Н.Гыйматдинова

2) Тышкы формасы белән шул эш коралына охшаган әйбер. Ачкыч балтасы

◊ Балта асарлык (асып куярдай) Бик куе, катлам-катлам, яктылык үтеп кермәслек. Җыелыш барган бинада Балта асарлык төтен. С.Баттал. Балта белән агач арасы Бик хәтәр урын, хәтәр эш. Балта белән агач арасына бармак тыгу Хәвефле эшкә алыну. [Минһаҗ:] Балта белән агач арасына бармак тыгарга картлар кушмаганнар. К.Тинчурин. Балта биреп, шөшле алу Алдану. Балта кермәс (кермәгән, керерлек түгел) Бик куе, бик еш. Балта кермәгән кара урманнар бар бит безнең бу якларда. Г.Галиев. Балта күтәрү Дуамалланып кычкырына башлау, тыныч кына сөйләшә алмау. Балта мае ялату Дөнья күрмәгән кешене, кызык итеп, көлкегә калдыру. Балта сабы кыска 1) Тиз ачуланучан; тиз кызып китүчән; 2) Тәҗрибәсе, белеме, булдыклылыгы түбән булган. Балта суга төшү, балтасы суга төшкән кебек (диярсең) Бәла-казага очраган, авыр хәлгә калган кебек боегып, күңел төшеп йөрү турында. Моңа хәтле балтасы суга төшкән кеше шикелле йөри идем. Г.Мөхәммәтшин. Балтасы суга төшкән, диярсең. Н.Фәттах . Балта тоту Балта эшен белү. Акман нәселе балта тотарга тиеш! Х.Сарьян. Ат менә дә кырга чаба, ат менә дә кырга чаба. Ир-атка бераз балта тотса да ярар иде. Н.Гыйматдинова. Балта чабу Нинди дә булса планлаштырылган берәр эшне, ниятне җимерү, тар-мар итү, юкка чыгару. Балта элеп куярлык к. балта асарлык. Сикерә-сикерә бии башлагач, балта элеп куярлык тузан күтәрелмәсен өчен, башта әнә шул суны сәхнә идәненә сибеп чыгарга кирәк икән! Р.Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә