БА’Л-МАЙ җый. и. Бал һәм май, баллы-майлы ризыклар. Тимеркәй самавырны кертә. Шкафтан чынаяклар, чәйнекләр, күмәчләр, бал-майлар алып куя. Г.Ибраһимов. Баязитның әнисе ишек төбендә каушап басып торган киленнең иреннәренә кашык белән бал-май тидерде. Р.Зәйдулла

◊ Бал-май гына ашап тору Сыйлы, тук тормышта яшәү. Алар нигә язылсыннар, алар анда язылмый да бал-май ашап торалар. Һ.Такташ. Бал-май эчендә генә тоту Рәхәттә яшәтү. Вузга? Ташла, зинһар, мин сине болай да бал-май эчендә генә тотачакмын. Р.Ишморат. Бал-май эчендә йөзү Рәхәттә, муллыкта яшәү. Юма тел белән куштанлык аны кеше итте, ул аны, маңгай тирен агызмыйча гына, бал-май эчендә йөздерде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә