БАЛЛЫ’ ЧӘЧӘК и. Канәферсыманнар семьялыгыннан, туры сабаклы, күгелҗем шәмәхә яки аксыл чәчәкле үлән үсемлек, ала миләүшә; русчасы: Иван да Марья. Җир өстенә берәү ислемай сипкән шикелле, әллә кайдан баллы чәчәк исе килә. Ш.Усманов. Борынына печән, баллы чәчәк исе килеп бәрелгәндер, ә күктән кояш үзенең нурларын сузгандыр ---. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә