БАЛЛЫ с. 1) Бал салынган, балы булган; татлы тәм килгән. Буткаң бик майлы, чәең бик баллы булды. Ш.Маннур. Бәлеш пешерү өчен, өлгереп җиткән, каты, баллы кабак алына. Татар халык ашлары. Кеше аңына килгәч тә, аңа баллы чәй эчертәләр, җылы юрган ябалар. Йорт эшләре. Исегездә тотыгыз: сыйфатлы ананас баллы исле һәм каты кабыклы була. Тәмле тамак 2) Бал белән тулган. Маннап чыгып китүгә, өйгә, баллы кәрәзләрен күтәреп, Минзөфәр килеп керде. Н.Хәсәнәв 3) күч. Күңелгә ята торган, йомшак, ягымлы, татлы. Торса бит, син алай кәнфит шикелле баллы гына түгел идең бит, синең әчкелтем-төчкелтем чакларың да бик күп буладыр иде. Г.Камал. Гөлнар җаный, баллы чәк-чәгем, – дип кочаклап алдым үзен. Ә.Айдар ◊ Баллы күл Кешенең иркен, мул тормыш турында хыяллануына карата; русчасы: молочные реки |