БАЛЛОН и. фр. 1) Тар муенлы, шарсыман яки цилиндр формасындагы савыт. Моның өчен баллонны югары таба күтәрәләр, суы күренерлек итеп, баллонны аз гына кысалар. Йорт эшләре

2) Газ һ.б. ягулыклар, кислота саклау өчен, герметик ябыла торган савыт. Гыйльметдин, нык-нык басып, баскычтан күтәрелде, өйалдына кергән уңайга иңбашындагы газ баллонын җай гына төшереп, почмактагы плитә янына куйды. Ф.Сафин

3) Һава тутырылган шин (автомобиль көпчәгендә). Табаны машина баллоныннан әмәлләнгән, мамыктан эчлек ясалган олы ботинкалар астында өзлексез кар шыгырдый. Р.Кәрами. Баллоннан чыгарылган кислородның массасын табыгыз. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Көпчәк баллонының күләме 155 л булса, һава насосының күләмен хисаплап чыгарыгыз. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

4) Аэростатның газ үткәрми торган тышы, кабыгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә