БАЛЛИ’СТИКА и. гр. махс. Пуля, туп снарядларының көпшә эчендә һәм аннан чыкканнан соң хәрәкәт итү законнарын өйрәнә торган фән (теоретик механиканың бер бүлеге). Батарея командиры булу өчен, математика, баллистика һәм механиканы белергә кирәк. А.Шамов. Баллистика законнарыннан тыш, аларның радио тарафыннан юнәлтелгән булулары ихтимал, дип санаганнар. С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә