БАЛЛА’СТ и. нем. тех. 1) Тотрыклылыкны саклау өчен корабльләргә, аэростатларга салынган махсус авырлык. Бер ай була инде менә Самарадан чыкканыбызга, һәркөн бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр өстерибез инде шул балластны. М.Гали 2) Тимер юл шпалларын күмеп ныгыту өчен салынган вак таш, ком. Хәзер рельслар, шпаллар тирәсендә – су кебек ару балласт, шпаллар, шөрепләр, костыльләр яңартылганнар; вагон, сикерми, төз бара. Г.Гали 3) күч. Кирәксез, файдасыз яки артык йөк, мал; берәр оешмада, эштә һ.б. урыннардагы артык кешеләр. Юк, дисең син, әйләнәсем килми Үлгәндә дә андый балластка. З.Мансур. [Хикмәт:] И-и-и, синең татарлыгың минем агроном булуым шикелле генә бит: исәпкә бар, санга юк. Балласт... Шпаргалкасыз... кызларга татарча хат та яза алмыйсың бит син... Р.Вәлиев. Клетчатка балласт матдәләрдән тора. Файдалы киңәшләр |