БАЛЛАП рәв. 1) Бал белән, бал кушып, бал ягып, бал яки шикәр катнаштырып, татлы итеп. Килгәч, башта бал ашый, баллап чәй эчә бу. З.Фәйзи

2) Бал җыеп, бал биреп. Умарталар һәр ел яхшы гына үрчеп, баллап килгәннәр. М.Гали

3) күч. Татлы тел белән, күңелгә ятышлы итеп; төчеләнеп, ялагайланып, куштанланып. Шул баллап язылган төрек романнарын уку --- [Мәрьям] рухының бертуктаусыз теләп торган бер ризыгы. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә