БАЛЛАНУ ф. 1) Бал тәме керү, татлылану; шикәрләнү, тәмлеләнү. Ирем, дисә ирене бөрелеп кала, Балам, дисә… теле баллана. С.Гәрәева. Әле тик печән өсте генә булса да, балланып өлгергән. Г.Хәсәнов. Баллансын, дисәгез, төнгә астын өскә каратып калдырырга кирәк. Тәмле тамак 2) Кәрәзләр бал белән тулу. Зәки йөридер бакча буенча: Умарталар җитмәгән балланып. Бәет 3) күч. Төчеләнү, куштанлану. Дөньяда бар бит оятсыз кешеләр: ирен көтми китеп барган, ә хәзер балланып каршы алган була. М.Максуд Баллана башлау Балланырга керешү Баллана төшү Беркадәр, бераз баллану Балланып бару Акрынлап баллана башлау Балланып бетү Тәмам баллану Балланып җитү Тәмам, тулысынча баллану Балланып китү Күпмедер дәрәҗәдә, беркадәр баллану Балланып тору Баллы хәлгә килү, баллы тәм алу |