БАЛЛА’ДА и. фр. 1) Риваять яки әкият темасына язылган сюжетлы шигырь. Язылып бетмәгән бик әйбәт ике балладам бар. М.Җәлил. Ул балладаның герое – ун яшьлек кытай малае Чанжи батырларча һәлак була. М.Кәрим. Нинди жанрда гына язмый алар! Гади шигырьдән башлап, баллада, бәет һәм поэмалар да иҗат итәләр. Казан утлары

2) Романтизм чорында: уен коралы өчен язылган музыкаль әсәр. Юбилей концертын Сара Садыйкованың «Өченче көн тоташ кар ява» балладасы белән ачтылар. Г.Ахунов

3) Роман халыкларында биюле җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә