БАЛЛ и. фр. 1) Табигатьтәге берәр стихияле күренешнең: җилнең, давылның, җир тетрәүнең, су дулкынлануының көчен үлчәү берәмлеге. Каспий диңгезенә салкынның үтеп керүе ун баллы шторм тудырды. Социалистик Татарстан

2) Укучы белеменең дәрәҗәсен билгеләү берәмлеге, бәя, билге. Немец теленнән «5»ле ала да конкурсантларын ике баллга узып китә Иске Ибрай мәктәбендә бу телне су кебек эчәргә өйрәткән педагог. Т.Нәҗмиев. Тавыш – искиткеч, әгәр Юрий Левитан тавышы – бер балл, дип исәпләсәк, М.Галинеке бер ярым балл иде. М.Мәһдиев

3) Төрле ярышларда осталыкны бәяләү берәмлеге. Спортсмен чыгышы өч балл белән бәяләнде. Р.Ишморат. Әзерлек, сайлау ярышларында җыйган баллар буенча билгеләнүче рейтинг көрәшченең кем белән алышачагын ачыклый. Татарстан

4) Тавыш биргәндә кулланыла торган бәяләр күрсәткече

5) күч. Иҗтимагый күренешләрнең җәмгыятькә йогынтысын билгеләү күрсәткече. Берсе – татар музыка тәсбихының бисмилласы, икенчесе – театрыбыздагы искелекне дер селкетеп алган тугыз балл көчендәге дулкын, дип куйды. Ш.Рахманкулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә