БАЛКЫШ и. 1) Көчле яктылык кабынып китү күренеше. Кояшның сихри балкышы бермәлгә аның бар дөньясын томалап куя, күрәсең – ихтыярсыздан, күзләрен бармак очлары белән уып ала… Г.Гыйльманов. Бераздан, бар галәмне иңләп, нурлы балкыш пәйда булды. Ф.Дунай. Әмма аҗаганның --- салкын балкышы, күзләремне чытырдатып йомганда да, керфекләрем аша үтеп керә. М.Хәсәнов 2) Нәрсәдән дә булса таралган нурлы чагылыш, төсләрнең яктылыгы. Хәния бу балкышны таңга ачыла барган чәчәк таҗына охшатты. Н.Хәсәнов. Рәмин Нәфыйковның төсләр балкышын тәшкил иткән «Түтәл» картинасы язу өстәлем турысына эленгән булса, Илдар Зариповның махсус язган «Габриэла»сы, мулат чибәркәенең гарәп егете Нәсипне үзенә каратырга исәп тотып, бөтен зифалыгын күрсәткән чагын гәүдәләндергән әсәре – караватым өстендә. К.Миңлебаев. Нурлы җирем минем, моңлы җирем, Яшә мәңге тыныч балкышларда! Н.Касыймов 3) Талантның күркәм чагылышы, югары дәрәҗәдәге ачылышы. Әлегә кадәр бу залда булмаган балкыш: Сәйдәш бии! К.Латыйп |