БАЛКЫТУ ф. 1) Нурландыру, якты итү, яктырту. Тимергали йорты. Ятмаганнар. Нур балкыта тышта утлары. Ш.Мөдәррис 2) Яктылыкны көчәйтү, тагы да якты яна торган итү. Камәр, йөгереп барып, кучкардагы лампа утын балкытыбрак чыгарып куйды. Р.Төхфәтуллин. Яз кояшы җирне балкыта. Х.Ягъфар 3) күч. Ямьләндерү, ямьле итү, матурлау. Гади генә түгел, ә серле бишек. Күңелләрне яктылыкка төреп, рухыңны балкыта торган сихри бишек. М.Кәбиров 4) күч. Үзен уңай яктан күрсәтү, һәрьяктан аерылып тору. --- Галимҗанның, башка балалары белән чагыштырып караганда, болай якты дөньяда үзен тиз балкыта алуы, шөбһәсез, матур күңелле, сәләтле анасының тәрбиясе җимеше. С.Поварисов Балкыта бару Торган саен ныграк балкыту Балкыта төшү Беркадәр, бераз балкыту Балкытып алу Тиз генә, кыска вакыт арасында балкыту Балкытып җибәрү Кинәт балкыта башлау Балкытып кую Балкыган хәлгә китереп тоту Балкытып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз балкыту. – Бу ташлардан өй салып куйсаң, бөтен урамны балкытып торыр иде, – дип уйлый Гыймай. Ф.Яруллин |