БАЛКЫЛДА’У ф. сир. Бер артып, бер кимеп, җемелдәп үзгәреп торган балку Балкылдап алу Тиз генә яп-якты булу Балкылдап китү Кинәт, аз гына вакыт балкылдау Балкылдап кую Бер тапкыр, бик аз гына балкылдау Балкылдап тору Бертуктаусыз балкылдау. Зур өлгеле киң тәрәзәләрнең һәммәсе ерактан балкылдап торалар. Г.Ибраһимов. Нинди гүзәл, Нәкъ кояш күк балкылдап тора! Х.Туфан |