БАЛКУ и. 1) Ялтырау, яп-якты булып күренү. Кайчан, балкып, җиһанга тулды якты. Килеп нур агълаган тауларны бакты. Дәрдемәнд. Кояш чыкты, ул калыкты, Тәрәзәдән нур балыкты. Р.Корбан. Кичләрен күкләрдә балкыса йолдызлар, Әй уйный аҗаган каналлар өстендә. Казан утлары

2) күч. Эчке хисләрдән йөз яктырып, ачылып китү, нур чәчү. Йөзендә беркемдә булмаган ягымлы елмаю, наз балкый. М.Маликова. Һәркемнең йөзендә, кулы белән тотып, кармагына каптыру мәртәбәсенә җитешкән бер теләк балкый. Г.Ибраһимов. Мин күргән иң чын матурлык – хатын-кыз бәхетле булганда, йөзенең тулышып балкуы! Р.Фәйзуллин

3) күч. Ачык төс булуы белән аерылып тору, күзне җәлеп итү; җемелдәү, елкылдау. Күзләреңнән, беләм, нур сибелгән – Зәңгәрләнеп балкый күлмәгең. Ә.Баян

Балкый бару Торган саен ныграк балку. Вакытлар узу белән, әдәбият тарихындагы күп исемнәр тоныклана төште, ә Тукай исә, киресенчә, яңадан-яңа яклары һәм төсмерләре белән балкый гына бара. Ф.Бәшир

Балкый башлау Балкырга тотыну. Мондый чакта, кызның күзләрендә, ярдәмчесез калган зәгыйфь җанны назлап юатырга теләгәндәй, шәфкатьлелек балкый башлый. А.Вергазов

Балкый төшү Тагы да балку, бераз балку. Әгәр дә төзү дәвамында кирпечләр кими барса, тел байлыгы, киресенчә, куллану нәтиҗәсендә арта, ишәя тора, үз халкына тугрылыклырак, нәтиҗәлерәк хезмәт итә, сүз бизәкләре яктыра, балкый төшә. Ф.Хатипов

Балкып алу Кыска гына, бераз вакытка яп-якты булып күренү; балку. Кинәт, бер мизгелдә, Җәмитнең күңел түренә иңгән зәгыйфь кенә яктылыкта Зөлфия сурәте балкып алды… Н.Хәсәнов. Ләкин, бәхеткә, Сара ханымга сәнгать дөньясында тагын бер балкып алырга, тагын бер бәхетле иҗат гомере кичерергә насыйп булды. Г.Бәширов. Учак сискәнеп киткәндәй булды, көл катыш утлы күмер, күккә – биеккә күтәрелеп, тирә-юньгә чаткылар чәчрәтеп, балкып алды. Р.Хафизова

Балкып җибәрү Кинәт балкый башлау

Балкып йөрү Һәрвакыт көләч, ачык йөзле булу. Уйчан гына балкып йөрсә дә шул, Көчле рухлы булган Сибгат ага! Л.Шагыйрьҗан. Мудрыйның күңеленең иң ерак упкынында Наилә исеме һаман янып, балкып йөри иде. А.Гыйләҗев

Балкып калу Үзеннән соң эз калдыру, озак вакытлар билгеле булу. Ә шулай да тарих ераклыкларында исемнәре балкып калган азамат ил уллары бәхет турында бәя җитмәс сүзләр калдырганнар. Р.Фәйзуллин. Аурупа Ренессансы кебек үк җимешле булыр, гүзәл нәтиҗәләр бирер, иле, халкы тарихында ул нәтиҗәләр иң якты сәхифәләр булып балкып калыр иде дә бит... М.Гайнетдинов

Балкып китү Кинәт балку. Менә хикмәт – бөтен дөнья гаҗәеп матур манзарага әверелде, яктырып, балкып китте. Г.Гыйльманов. Гомәр абзыйның, инде андагы җитдилекне, тәвәккәллекне күреп алгач, эченә җылы йөгерде, йөзе балкып китте. Ф.Сафин

Балкып кую Кинәт кенә, кыска вакытка, бер тапкыр балку

Балкып тору 1) Һәрвакыт, бертуктаусыз балку. Минем сиңа булган хисләрдән, Ак чәчәкләр балкып торсын, дип. Ф.Кәрим

2) Әле, хәзер, сөйләү моментында балку. Идел камышы кебек зифа, йөз дисәң, тулган ай кебек, нур уйнап, балкып тора. Г.Ибраһимов. Дөнья якты бүген! Ә мин карыйм Балкып торган зифа сыныңа. Казан утлары

Балкып утыру Яп-якты булып, аермачык күренү. Кара син аны, ничек балкып утыра яңа йорт! М.Насыйбуллин. Матур вазаларда күз явын алырлык нәфис чәчәкләр балкып утыра. Г.Әпсәләмов

Балкып яту Әле, күз алдында киң булып җәйрәп балку. Кояш яктысында балкып яткан киң аланда күңелле шау-шу әз генә дә тукталып тормады. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә