БА’Л КОРТЫ и. Элпәканатлылар отрядыннан, чәчәк нектарын – балга, ә серкәсен бал икмәгенә эшкәртә торган бөҗәк; умарта корты. Зәгыйфь кырмыскамын мин, юлда яткан, Түгел балкорты мин, чагып елаткан. Дәрдемәнд. Бал корты гөлләр өстендә әйләнде дә, бер мизгел һавада туктап торгач, күңеленә хуш килгән чәчәккә төште. А.Тимергалин. Тырыш бал кортлары нектарны эчеп туймыйлар. Г.Хәсәнов |