БАЛКОН и. фр. 1) Бина стенасына култыкса яки рәшәткә белән киртәләп беркетелгән мәйданчык. Берәр кварталга сузылган, бишәр-алтышар катлы, балконлы, ак, сары таш биналар кояш яктысында күз явын алырлык матур булып күренәләр иде. Г.Әпсәләмов. Киң балконлы тын бүлмәләр анда. Ризык белән тулы өстәлләр. Ш.Маннур

2) Тамаша залында урта яки югарыгы ярус. Үз урынын эзләү сылтавы белән, залны да йөреп чыкты, югары катка – балконга да менеп төште. Г.Минский. «Рәхмәт инде бу кечкенә егет Альфредка!» – дип, көлешә-көлешә, театрның балконына менеп кунаклыйбыз. М.Гыйниятова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә