БАЛКАШЫК и. Аш ашый торган кашыктан кечкенәрәк кашык, чәй кашыгы. Килен-кыз бер балкашык чәй салды, ике балкашык чәй салды, өченче балкашыкны тутырырга чәй савытына кашыкны тыкты, Сәмигулла абзый чыдый алмады. Ф.Әмирхан. Һәм әниең, балкашык белән генә, синең авызыңа су сала… Х.Сарьян. Газизов исә, боларның берсен дә ишетмәгәндәй, сүз һич тә аның турында бармагандай, үзалдына уйланып, балкашыгы белән чәен болгата. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә