БАЛКАРАГЫ и. Тәңкәканатлылар отрядына караган, йонлач юан гәүдәле, саргылт кара бизәкле, килеп кунганда канатларын түбә рәвешендә арка ягына җыя торган төнге күбәләк. Бу үсемлек нектары белән хортумчыгы 35 см озынлыгындагы балкарагы күбәләге генә туклана ала. Ә.Халидов. Төнге күбәләкләрнең мыекчалары еш кына каурыйсыман, йөнтәс һәм аларның тагын бер аермалы үзенчәлеге бар: килеп кунганда, канатларын түбә рәвешендә арка ягына җыялар. Мәс., балкараклар, җирән төнге тавискүз һ.б. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |