БАЛЕТМЕ’ЙСТЕР и. нем. Балетны сәхнәгә куючы, балет биюләренә өйрәтүче, балетта биюләр җитәкчесе. Театрның балет цехына балетмейстер Гай Таһиров җитәкчелек итә. М.Җәлил. Хореография училищесының балетмейстерлар бүлеген «отлично» билгесе белән тәмам итте. Ш.Хөсәенов. Ә безнең мәктәптәге тәрбия эшенә ул зур игътибар бирде: хореография түгәрәген җитәкләргә балетмейстер Таһировны чакырды. Сөембикә |