БАЛЕТ и. фр. 1) Театрлаштырылган бию сәнгате. Өзек журналда басылып чыкты, аннары инде балет сәнгате турындагы бу кулъязма китап булып та басылып дөнья күрде. Г.Ахунов. Әлфия минем 10 яшь тулган туган көнемдә балет башмагы бүләк иткән иде. Л.Моратова. Нинель Юлтыева – татар балет сәнгатендә танылган шәхес. Татарстан яшьләре 2) Биюдән һәм тән хәрәкәтләреннән гыйбарәт булган музыкаль сәнгать әсәре – театр тамашасы. Бу балетны сәхнәгә Гай Таһиров куя. М.Җәлил 3) Хореография труппасы. Театрның балет составы башкара. М.Җәлил. Театрның балет цехы, башлыча, читтән чакырылган балет артистларыннан төзелде. М.Җәлил |